Казанда 240 яшүсмер каникул вакытында үзләренә эш тапкан

2023 елның 27 июле, пәнҗешәмбе

 Казанда халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә эш эзләп 480 яшүсмер мөрәҗәгать иткән, шуларның 240 е эшкә урнаштырылган. Мәктәп укучылары еш кына ремонт, төзекләндерү, яшелләндерү белән шөгыльләнәләр, һәйкәлләрне һәм мемориалларны карыйлар. Шулай ук сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә, зоопаркта эшлиләр.

Хәзер "Россия эше" порталында балигъ булмаган казанлылар өчен 169 вакансия урнаштырылган, алар арасында - администратор-консультант, официант һәм горничная, стюард һәм башкалар. Алар белән ссылка буенча танышырга мөмкин. Яшүсмерләргә эшкләгән ай өчен 2250 сум күләмендә матди ярдәм каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International