Путин педагог һөнәренең абруен фильмнар һәм социаль реклама аша арттырырга кушты

2023 елның 28 июле, җомга

РФ Президенты Владимир Путин Мәдәният министрлыгына һәм Мәгариф министрлыгына педагог һөнәренең абруен күтәрү белән бәйле тематикаларны, уен, документаль һәм мультипликацион фильмнар, социаль реклама булдыруга дәүләт заказына кертү буенча тәкъдимнәр кертергә кушты. Бу йөкләмә Кремль сайтында бастырылган гаилә һәм балаларны яклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру буенча Совет утырышы нәтиҗәләре буенча йөкләмәләр исемлегенә керә.

Моңа җаваплы итеп Мәдәният министры Ольга Любимова һәм мәгариф министры Сергей Кравцов билгеләнде. Алар дәүләт башлыгына тәкъдимнәрне 30 ноябрьгә кадәр әзерләп бирергә  тиеш.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International