Югары уку йортлары һәм IT-компанияләр илкүләм проект кысаларында мәктәп укучылары һәм көллият студентлары өчен программалаштыру курслары оештыра

2023 елның 28 июле, җомга

"Укуларны илнең әйдәп баручы университетлары һәм IT-компанияләр оештыра. Курслар 8-11 нче сыйныф укучылары һәм көллият студентлары өчен оештырыла.  Алар онлайн яки офлайн  форматта төбәкләрдәге  махсус мәйданчыкларда укый алачак", - дип хәбәр иттеләр проект операторы,   матбугат хезмәтенә.

Уку озынлыгы - 144 академик сәгать һәм  һәркайсы 36 академик сәгатькә исәпләнгән  4 модуль.

"Дәресләр программасы укучыларга мәктәп һәм  көллиятләрдәге  дәресләр белән курсларны бергә алып бару уңайлы булсын өчен планлаштырылган. Кагыйдә буларак, дәресләр атнага 2 тапкыр уза", - диелә хәбәрдә.

Яңа курсларга бөтен илдән 140 меңнән артык укучы  керә алачак. Гаризаны  30 сентябрьгә кадәр бирергә мөмкин.

"Киләчәк коды" проекты 2022 елда старт алды һәм ул башта мәктәп укучыларына исәпләнгән иде. Шул вакыт эчендә курсларга язылып, 130 меңгә якын укучы  укый башлаган. Уку өчен 84 төбәктә 4 700 дән артык мәйданчык ачылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International