Казан федераль университеты Россиядә "Госключ" кушымтасы ярдәмендә абитуриентлардан документларны кабул итү мөмкинлеген гамәлгә ашырган беренче вуз .
"Сүз электрон документлар әйләнеше турында бара. Документлар КФУның электрон системасында кәгазь чыганаксыз төзелә, килештерелә һәм имзалана. Без "Госключ" кушымтасына кул куеп, абитуриентлардан документларны электрон документлар әйләнеше аша кабул итә башлаган илдәге беренче вуз. Абитуриент кайда яши, мөһим түгел. Ул барлык кирәкле документларны онлайн имзалый һәм 1 сентябрьдән бездә укый башларга мөмкин", - дип өземтә китерә Казан университетының мәгълүматлаштыру һәм элемтә департаменты директоры Солтан Нуретдиновны, матбугат хезмәте.
КФУда кәгазь документлар әйләнешеннән тулысынча китү 2024 елның ахырына планлаштырылган. "Госключ" әлегә РФ халкы өчен генә эшли.