«Русский язык на перекрестке эпох: традиции инновации в русистике» халыкара фәнни-гамәли конференциясе Россия-Әрмән университетында 12-14 октябрь көннәрендә узачак.
Конференция дөньяда рус телен өйрәнү буенча әйдәп баручы үзәкләр арасында фәнни элемтәләрне ныгыту, русистика өлкәсендә яңа фәнни һәм фәнни-методик идеяләр алмашу максатларында уздырыла. Катнашуга филологлар, лингвистлар, укытучылар, аспирантлар, югары уку йортлары белгечләре һәм эзләүчеләр, магистрантлар үзләренең фәнни җитәкчеләре белән бергә чакырыла.
Конференциядә катнашу өчен гаризаны 10 сентябрьгә кадәр( мәкалә белән бергә) viktoria.hakobyan@rau.am оештыру комитеты секретареның электрон почтасына җибәрергә кирәк.