Татарстан яшь геологларның XIV Бөтенроссия ачык кыр олимпиадасында катнашучыларны кабул итә

2023 елның 29 июле, шимбә

27 июльдән 7 августка кадәр Татарстан яшь геологларның XIV Бөтенроссия ачык кыр олимпиадасында катнашучыларны кабул итә. Олимпиада Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм җир асты байлыкларыннан  файдалану буенча федераль агентлык  һәм «Татнефть» ГАҖ белән берлектә ватанпәрвәрлек, туган якка мәхәббәт, Россия табигатенә һәм минераль байлыкларына сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү максатында үткәрелә.

Татарстанда балалар геологик хәрәкәтенә зур игътибар бирелә, ул кырык елдан артык гамәлдә. Республиканың яшь геологлары командасы 2002 елда Санкт-Петербургта узган IV олимпиададан башлап, яшь геологларның Бөтенроссия ачык кыр олимпиадасында катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International