48,5 мең Казан укучысы "Пушкин картасын" рәсмиләштергән

2023 елның 27 июле, пәнҗешәмбе

Казанның  48,5 мең укучысы  "Пушкин картасын" рәсмиләштергән. Бу аларга ел башыннан муниципаль мәдәният учреждениеләре чараларына  барыргаимөмкинлек бирде. Укучылар арасында аеруча Казан шәһәр филармониясе, Ленин исемендәге мәдәният йорты, "Мәскәү" һәм "Сәйдәш" мәдәни үзәкләре популяр.

Исегезгә төшерәбез, "Пушкин картасын" виртуаль "Мәдәният дәүләт хезмәте" кушымтасында, ә пластик картаны - Банк почтасы бүлегендә рәсмиләштерергә мөмкин. "Пушкин картасы" буенча бару өчен мөмкин булган чаралар исемлеге PRO.Культура.рф платформасында бастырылган.

"Пушкин картасы" Россия территориясендә 2021 елдан бирле гамәлдә. Аның буенча 14 яшьтән 22 яшькә кадәрге гражданнар дәүләт хисабына мәдәни чараларга йөри ала. Карта номинациясе бүгенге көнгә 5 мең сум тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International