Иннополис университеты «Содействие занятости» федераль проекты кысаларында курсларга сукучылар туплый башлады

2023 елның 27 июле, пәнҗешәмбе

Иннополис университеты «Содействие занятости» федераль проекты кысаларында курсларга укучылар  туплый башлады . Урта һөнәри һәм югары белемле кешеләр яңа һөнәр үзләштерәчәк яки ИТ, рекрутинг, мәгариф, төзелеш, сервис һәм туризм буенча  12 юнәлештә  квалификация арттырачак. Гаризалар 1 октябрьгә кадәр кабул ителә.

Онлайн-укыту, сайланган курска карап, 1,5-2 ай дәвам итә, ул  вебинарларны, практик дәресләрне һәм өй эшләрен үз эченә ала. Укытучылар арасында - Иннополис Университеты, Мәскәү шәһәр педагогия университеты, Төбәкара тьютор ассоциациясе, "АК БАРС Цифровые Технологии", "Высоцкий консалтинг" һәм DigitalWill университетыннан 10 елдан артык эш тәҗрибәсе булган топ-менеджерлар һәм әйдәп баручы белгечләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International