Казанда илебез волейболының 100 еллыгы уңаеннан пляж волейболы буенча “Мәктәп волейбол лигасы” җәйге кубогы узачак

2023 елның 28 июле, җомга

Шимбә көнне, 29 июльдә, 12.30 сәгатьтә, пляж спорт төрләре комплексында (Казан шәһәре, Сибгат Хәким ур., 62А йорт ) пляж волейболы буенча гомуми белем бирү оешмалары укучылары арасында “Мәктәп волейбол лигасы” җәйге кубогы узачак. Чара илебез волейболының 100 еллыгына багышланган  «Калининградтан Камчаткага кадәр» Бөтенроссия волейбол фестивале кысаларында узачак. Чарада Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин катнашыр дип планлаштырыла. 

Фестивальдә катнашырга һәм чараны яктыртуда мәгълүмати ярдәм күрсәтергә чакырабыз.

Аккредитация өчен телефон: 267 - 64 - 93 (28 июль 15.00 сәгатькә кадәр).

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International