1 августта Татарстан Милли музеена һәм аның филиалларына керү бушлай булачак

2023 елның 29 июле, шимбә

Казанлылар һәм шәһәр кунаклары Татарстан Милли музеена һәм аның филиалларына  1 августта бушлай керә алачак. Акция айның һәр сишәмбесендә уза, дип хәбәр итә музейның матбугат хезмәте.

Габдулла Тукай әдәби музеена, М.Горький һәм Ф.Шаляпин, В.Ленин йорт-музеена, М.Җәлилнең музей-фатирына, Е.Боратынский йорт-музеена, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы музей-мемориалына,йларына керү бушлай булачак.
Учреждениеләрнең эш графигы белән ТР Милли музее сайтында, "Филиаллар" битендә  танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International