Татарстанда "Будущее в тхэквондо" пилот проекты старт ала, Раифа махсус училищесында тәрбияләнүчеләрнең тхэквондо өйрәнергә мөмкинлеге барлыкка киләчәк. Проектны 1 сентябрьгә эшләтеп җибәрергә планлаштыралар. Бу хакта “Татар-информ”дагы матбугат конференциясендә Россия тхэквондо берлеге президенты, ОКР әгъзасы Анатолий Терехов хәбәр итте. Терехов сүзләренчә, бу юнәлештә эшчәнлекне дәвам итүче тәрбияләнүчеләр һәрвакыт контрольдә булачак, тхэквондо федерациясе аларга клуб һәм тренер табарга ярдәм итәчәк.
«Сүз Раифа махсус училищесында тәрбияләнүчеләр турында бара. Халыкта спортка ихтыяҗ зур. Татарстан мәйданчыгы уникаль, биредә көчсезләр көчле, ә көчлеләр мәрхәмәтле була», - диде Россиянең атказанган тренеры Ольга Павлова.
Россия тхэквондо берлеге президенты билгеләп үткәнчә, әлеге дисциплина алга таба үз эшчәнлеген кораллы көчләр белән бәйләргә планлаштыручыларга аеруча файдалы булачак, хәрби сәнгатькә басым ясаячак.