Донбасс турындагы фильм герое патриотик лагерь сменасында катнашучылар белән очрашты

2023 елның 28 июле, җомга

 “Геройлар вакыты” хәрби-спорт сменасы “Патриот” яшьләренең спорт-патриотик һәм хәрби әзерлеге республика үзәге базасында,  “Яшьләрнең хәрби-спорт әзерлеген һәм патриотик тәрбияне үстерү үзәге” коммерцияле булмаган өстәмә һөнәри белем бирү оешмасы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә 19 августтан 8 августка кадәр уза. Анда республиканың төрле шәһәр һәм районнарыннан 300 кеше катнашты. “RT.Док: Время героев” документаль киноның беренче халыкара фестивале кысаларында Донбасс турында "Мин сугышка киттем"  фильмының бер героинясы  Анна Ильясова ( Белка) "Геройлар вакыты" республика лагереның  хәрби-спорт сменасында катнашучылар белән очрашты. Фильмны караганнан соң катнашучылар героиня белән аралаштылар  һәм  аңа үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.

"Татмедиа" РА материаллары буенча

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International