Махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары мәдәният учреждениеләренә йөрү өчен "Батыр" картасы буенча 27 меңнән артык билет алган. Җәен әлеге ярдәм чараларына ихтыяҗ ике мәртәбә арткан. Ташлама 45 дәүләт, муниципаль һәм хосусый мәдәният учреждениеләренә кагыла. Аларның исемлеге даими тулылана.
Шулай ук «Батыр» картасы буенча балалар бушлай 628 спорт дәресендә булдылар. Ярышлар 30 спорт учреждениесендә оештырылган.
Барлыгы мобилизацияләнгән, контракт төзегән һәм иреклеләргә 3417 "Батыр" картасы бирелгән, дип хәбәр иттеләр шәһәр башкарма комитетының социаль сәясәт идарәсендә.