Татарстанда «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика акциясе старт ала

2023 елның 29 июле, шимбә

31 июльдә Казанда, “Бердәм Россия” төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә, “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” республика акциясенә старт биреләчәк.

 Татарстанда “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” республика хәйрия акциясе 2007 елдан хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча республика советы, “Бердәм Россия” партиясе инициативасы һәм ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән уздырыла. Ул аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдән булган балаларга, тәрбиягә алган  һәм инвалид балаларга адреслы социаль ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән.

  Агымдагы елда беренче сыйныфка 56 966  бала барачак. 2023 елда без шулай махсус хәрби операция зонасына мобилизацияләнгәннәрнең  балалары да  игътибарсыз калмаячак.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белгечләре тарафыннан эзерләнгән җыелмага иң кирәкле мәктәп кирәк-яраклары: канцтоварлар, дәфтәрләр, хезмәт һәм рәсем дәресләре өчен җыелма керә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International