Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Татарстан Мәгариф музее директоры Атряскина Һава Фатыйх кызын 75 яшьлек юбилее белән котлап “Мактаулы остаз” билгесен тапшырды.
Һава Фатыйх кызы хезмәт эшчәнлеген Казан шәһәре Авиатөзелеш (элегрәк Ленин) районының 37 нче гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы вазифасында башлый, аннары Татарстан Республикасы мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү институтында методист булып эшләгән. Ә мәгариф музеен ул 1994 елдан җитәкли башлаган һәм бүгенге көнгә кадәр аның алыштыргысыз җитәкчесе. Мәгариф системасында аның гомуми стажы 44 ел тәшкил итә.