Бу РФ Президенты каршындагы бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Мария Львова-Белованың эшчәнлеге турында хисапта әйтелә.
Аның мәгълүматлары буенча, хисап елында ил буенча ятим балалар 25 276 фатир алган. "Махсус торак фондының торак урыннары Краснодар һәм Красноярск крайлары, Мәскәү, Кемерово, Свердловск, Ростов һәм Самара өлкәләре, Мәскәү, Татарстан Республикасы территориясендә бирелгән", - дип сөйләде ул.