Татарстанда 250 дән артык педагог белемнәрен арттырачак - бу максатларга 1,3 млн сум акча бүленгән

2023 елның 2 августы, чәршәмбе

ТР Мәгарифне үстерү институты оештыра торган курсларда  мәктәпләр, ссузлар һәм өстәмә белем бирү учреждениеләре укытучылары узачак. Дәресләр өстәмә һөнәри программалар - квалификация күтәрү кысаларында үткәреләчәк.

Мәсәлән, рус теле укытучылары өчен «ФГОСны  тормышка ашыру шартларында мәктәптә рус телен укытуның актуаль проблемалары» дигән курс оештыралар, инглиз теле укытучыларына укытуның инновацион алымнары турында сөйлиячәкләр һәм башкалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International