Дәүләт Думасының мәгариф комитеты рәисенең беренче урынбасары Яна Лантратова "Укуда уңышлар өчен" медален бирү кагыйдәләрен үзгәртү инициативасы белән чыгыш ясады. Бу темага мөрәҗәгатьне ул мәгариф министры урынбасары Сергей Кравцовка җибәрде, дип хәбәр иттеләр депутатның матбугат хезмәтендә.
Инициатива нигезендә медальне рус теле һәм математика буенча БДИ тапшырганда баллар азрак булып, үз белемен раслый алмаган отличникларга бирергә кирәк. Хәзер алтын медаль ("Укудагы уңышлар өчен") алу өчен аттестатта бары “ бишле” билгесе генә һәм мәҗбүри предметлар буенча БДИда 70 балдан да түбән булмаган нәтиҗә булырга тиеш.
Хәзерге системада Россиянең берничә йөз укучысы ел саен, югары уку йортларына кергәндә, өстәмә баллар алу мөмкинлеген югалта, дип белдерде мөрәҗәгатьтә депутат.