Казан лицеен тәмамлаган Никита Перов,( Цюрихта химия буенча Халыкара олимпиадада алтын медаль яулады) КФУга конкурстан тыш укырга кергән. Медалист ТР башкаласында химия өлкәсендәге белгечләрне Мәскәүгә караганда бер дә ким әзерләмиләр дип саный.
Аның сүзләренә караганда, быел ул химия буенча "үзе өчен" БДИ тапшырырга карар кылган, гәрчә моңарда кискен ихтыяҗ булмаса да. Нәтиҗәдә, унберенче сыйныф укучысы 90 балл җыйган. Халыкара олимпиада призеры сүзләренә караганда, профильле имтиханда 100 балл бер бер генә "химик" укучыны да белми. Перов фикеренчә, Бердәм дәүләт имтиханы җавапларның артык стандартлаштырылган вариантларын күздә тота, ә "иң катлаулы олимпиада мәсьәләләрен чишәргә күнеккән кешеләр стандарт булмаган фикер йөртә".
Аның әйтүенчә, химия буенча Швейцариядә үткән Халыкара ярышларда биремнәр практик һәм теоретик өлешләрдән торган. Лабораториядә бирелгән реагентлардан билгеле бер продукт синтезларга, тәкъдим ителгән үрнәкләрдә матдәнең составын һәм күләмен билгеләргә кирәк булган , ә теория язганда биш сәгать эчендә 10 авыр мәсьәләне чишәргә тиеш булганнар.