Рособрнадзор махсус хәрби операция катнашучылары өчен махсус җиһазлар сатып алган

2023 елның 2 августы, чәршәмбе

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәте махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен җиһазлар җибәргән. Анда  квадрокоптерлар, рацияләр һәм башка техника бар.

"Без алдагы урыннарда булган һәм сугышчан бурычларны үтәүчеләргә ярдәм итәргә телибез. Җиһазлар партиясе Рособрнадзор хезмәткәрләре акчасына сатып алынды һәм якын арада махсус хәрби операция уздыру зонасына барып җитәчәк ", - диде Рособрнадзор җитәкчесе Анзор Музаев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International