«Сәләт» форумында Россия театр һәм кино актрисасы, «Папины дочки» сериалында Женя Васнецова роле аша танылган Дарья Мельникова белән очрашу узды. Мәртәбәле кунак яңа фильмнарда төшүе, хейтка мөнәсәбәте һәм үзеңә карата мәрхәмәтлерәк булу мөһимлеге турында сөйләде.
«Папины дочки» сериалы шуның кадәр популяр булыр дип фаразланган идеме?
Без, балаларга, төшерү мәйданчыгында кызык иде. Әле аның өчен акча алу тагын да рәхәт иде. Без бу эшкә ничектер җиңелчә карадык. Без төшкән дубльләрнең яртысын монтажлый алмый интегәләр иде, чөнки без, кино төшергәндә, һәрчак көлә идек. Атнасына 5 көн 12шәр сәгать эшләдек. Әлбәттә, ул вакытта бу сериалның шуның кадәр популяр булачагын беркем дә алдан белмәде.
Сез Женяны уйнаганда, үзегезне уйнадыгызмы?
Әгәр син Леонардо Ди Каприо булып тумагансың икән, 14 яшьтә рольгә керү мөмкин түгел диярлек. Һичшиксез, мин уйнаган рольдә миңа бөтенләй ят булган нәрсәләр бар иде. Мисал өчен, футболчы түгел идем. Ләкин миндә бер чеметем генә булса да малайларга хас сыйфатлар бар иде. Шуның өчен мине кастингта сайлап алганнардыр да инде. Ә кайбер әйберләрне миңа интуитив рәвештә өйрәнергә туры килде.
«Папины дочки» сериалындагы башка кызны уйнау теләге туа идеме?
Әлбәттә! Дөресен генә әйткәндә, еш кына мин көнләшә идем, һәм йә Даша, йә Маша, ахыр чиктә Пуговканы булса да уйныйсым килә иде. Артистларда һәрвакыт шундый хис яши: сиңа үз ролең артык катлаулы, ә башкаларныкы җиңел кебек тоела. Бу – ялган. Тора-бара мин үз ролеңне яратырга кирәклеген аңладым.
«Папины дочки» сериалының киләсе сезонында төшәчәксезме?
Әйе, без инде аның беренче сезонын төшердек. Тиздән икенчесенә тотыначакбыз. Анда мин дә катнашам. Беренче сезонның премьерасы көз көне чыгарга тиеш. Сериалда яңа геройлар да, элеккегеләре дә булачак.
16-17 яшьлекләргә нинди киңәш бирә аласыз?
Бу вакытта син әле һәрчак башкаларга карыйсың, бар кешегә дә охшарга тырышасың кебек тоела. Шуңа да үзенчәлегеңне тою авыр. Ләкин болар барысы да – үсешнең табигый процессы. Берничә елдан шуны аңлаячаксың: әйләнә-тирәңдәге һәр нәрсә синең үзенчәлегеңне формалаштырырга ярдәм иткән. Күбрәк аралашкан, күзәткән саен, син үзең өчен кызыклы булган, тирән фикерле шәхескә әйләнәсең. Шуңа да яшүсмер чорда дөньяга карарга, аны күзәтергә рөхсәт итәргә мөмкин. Теләсә кайсы яшьтә һәр нәрсә дә куркыныч. Иң мөһиме – үзеңнән һәм үзеңнең төрле халәтеңнән курыкмаска. Кайвакыт синдә энергия, көч ташый, ләкин түшәмгә карап кына ятасы килгән вакытлар да була. Боларның барысы да – син. Һәм моны кабул итә белергә кирәк.
Сез хейтка нинди карашта? Аңа ничек җавап бирәсез?
Хейт – вәзгыятьтән көләр өчен шәп тема. Сиңа социаль челтәрләрдә тискәре комментарийлар язулары, әлбәттә, авыр. Хейтка шул ук минутта җавап бирмичә, аннан бераз читләшә белү мөһим. Бу – хейт белән көрәшүнең иң нәтиҗәле ысулы. Ә инде бераз көч җыйгач, син хейттан ничек итеп көләчәгеңне дә уйлап таба алачаксың.
Уку барышында сезгә күп китаплар укырга туры килдеме?
Мин әдәби әсәрләрне күп итеп институтта укыдым. Әле дә үземдә булган белем бушлыгын тутырырга тырышам: тарих буенча курслар тыңлыйм, китаплар укыйм, аудиолекцияләр тыңлап йокыга китәм, музейларга йөрим. 17 яшь белән чагыштырганда, олыгайган саен белем алу күпкә кызыклырак. Әгәр 17 дә күбрәк дусларың белән урамда йөрисең килсә, 31 яшьтә белем аласы килә.
Форум катнашучыларына нәрсә киңәш итә аласыз?
Беркемне дә тыңламагыз. Беренче чиратта, үзегез турында бары тик яхшы итеп уйлагыз. Сез – үзегезне мактый да, ачулана да алган бердәнбер кеше. Үзегезгә карата мөмкин кадәр мәрхәмәтлерәк, йомшаграк булыгыз. Булдыра алганча һәм көчегез җиткәнчә, бар нәрсәне өйрәнегез. Вакытыгызны кемгәдер нәрсәнедер дәлилләүгә сарыф итмәгез. Сезгә кызыклы булган эшкә генә тотыныгыз. Үзегез булып калыгыз. Үзегездән һәм төрле халәтләрегездән курыкмагыз. Бу – һәркемнең үзенә бирә алырлык иң шәп бүләге.