2августта, ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин мәгариф идарәсенең муниципаль органнары җитәкчеләре белән видеоконференция режимында республика киңәшмәсе үткәрде. Эш барышында мәгариф системасының актуаль мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Хисап палатасы хезмәткәрләре тарафыннан дәүләт һәм муниципаль учреждениеләрдә ачыкланган хокук бозулар турында, киңәшмәдә катнашучыларга, мәгариф һәм фән министры урынбасары Рамил Хәйруллин сөйләде. Үз чыгышында ул игътибарны бухгалтерлык исәбе хисапларының бердәм планын куллану һәм кергән матди байлыкларны үз вакытында исәпкә кую инструкциясе таләпләренә юнәлтте.
Министр урынбасары, мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Рәмис Мөҗипов мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының актуаль мәсьәләләре турында сөйләде. Аерым алганда, ул киңәшмәдә катнашучыларның игътибарын 1 нче сыйныфларда кабул итү кампаниясе нәтиҗәләренә, мәгълүмати системалар алып баруга, мәгариф объектларын категорияләүгә юнәлтте.
ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең секция утырышларын уздыруның үзенчәлекләре турында сөйләде. Быел Татарстан Республикасы Рәисе Р.Миңнеханов катнашында зур август педсоветы 16 августта Казанда Б.Рәмиев исемендәге ИТ-паркында узачак.