Яңа тарих дәреслеге уңышлы сынау үтте һәм федераль исемлеккә кертелде, дип белдерде РФ Мәгариф министрлыгы башлыгы Сергей Кравцов. РФ Президенты Владимир Путин уздырган Хөкүмәт әгъзалары белән киңәшмәдә, ул 1 сентябрьдән унберенче сыйныф укучыларының тарихны яңа басма буенча өйрәнә башлаячагын хәбәр итте. Киңәшмәне трансляцияләүне Кремль матбугат хезмәте уздырды.
Кравцов шулай ук яңа дәреслекнең бәясе басманың алдагы вариантыннан 20%ка кимрәк булуын билгеләп үтте. Ул ассызыклаганча, анда Кырым һәм Севастополь кушылу, махсус операциянең сәбәпләре һәм барышы, шулай ук Россия составына яңа регионнар керү детальләре белән бәйле мөһим вакыйгалар чагылыш тапкан. Моннан тыш, дәреслектә Ватаныбызның яңа геройлары , махсус операциядә катнашучыларның батырлыгы турында сөйләнә.