2 августта “Байтик” сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәскәүдәге Коррекцион педагогика институты вәкилләре катнашында стратегик сессиясе узды.Сессиядә ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова чыгыш ясады, сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен мәктәпкәчә белем бирүнең федераль җайлаштырылган мәгариф программасын гамәлгә ашыру турында Коррекцион педагогика институты директоры Татьяна Соловьева сөйләде.
Секция эшендә мәктәпкәчә белем бирү мәсьәләләрен алып баручы белгечләр һәм методистлар, җитәкчеләр, өлкән тәрбиячеләр, педагог-психологлар, республиканың мәктәпкәчә мәгариф оешмаларының укытучылар-логопедлары катнашты.