Бөгелмәнең Гаилә төзелешенә ярдәм итү үзәге педагоглары «Берсут» савыктыру лагеренда булдылар

2023 елның 3 августы, пәнҗешәмбе

2 августта Бөгелмә шәһәренең Гаилә төзелешенә ярдәм итү үзәге белгечләре Мамадыш районының «Берсут» балалар сәламәтләндерү лагерена баруны оештырдылар

Лагерь директоры корпуслар  һәм аның тирәсендәге территорияләр буйлап экскурсия үткәрде. Анда балаларны ашату, яшәү, ял итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Ятим балаларның һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларның үзенчәлекләре, алар белән социумда үзара хезмәттәшлек турында ачык диалог узды.

Үзәк белгечләре лагерь хезмәткәрләренә авыр балалар тәрбияләү буенча тәкъдимнәр бирде. Методик эшне оештыру кысаларында гаилә төзелешенә ярдәм итү үзәге администрациясе лагерь педагогларына "Беспризорник" журналы, Үзәк эшчәнлеге турында буклетлар бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International