Татарстанның 20 кадетлары Пензада «Гвардеец» җыеннарында катнаша

2023 елның 3 августы, пәнҗешәмбе

Быел җыеннарда Идел буе федераль округының 14 төбәгеннән 320 укучы         ( 9-10 сыйныф укучылары )катнаша. Бу кадет сыйныфларында, корпусларында һәм мәктәп-интернатларда тәрбияләнүчеләр, хәрби хезмәткәрләрнең  балалары.

Татарстаннан Пензага Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин исемендәге Идел буе федераль округының Татарстан кадетлар корпусы һәм Советлар Союзы Герое Б.К. Кузнецов исемендәге Казан кадет интернат-мәктәбе командалары килде.

Җыеннарда катнашучыларны сәламләп, Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров "Гвардеец" җыеннары аша инде биш меңнән артык кеше узган, диде. "Бирегә иң яхшылар килә. Бу эш бик мөһим, бигрәк тә хәзерге вакытта, - дип ассызыклады тулы вәкаләтле вәкил.

Җыеннар ачылышында шулай ук Пенза өлкәсе губернаторы Олег Мельниченко, Мордовия башлыгы Артем Здунов, Россия Федерациясе Геройлары - Олег Лобунец һәм Александр Янклович катнашты.

Россия Федерациясе Герое, Саратов өлкә Думасы депутаты Александр Янклович билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә иң мөһим бурычларның берсе патриотик тәрбия. Ул җыеннарда катнашучылар сафында булачак офицерлар һәм генераллар тора диде ул. Җыеннар 1-17 августта үтәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International