Казан укучылары геометрия буенча Шарыгин исемендәге 19 нчы олимпиадада җиңүчеләр булды

2023 елның 3 августы, пәнҗешәмбе

Кичә Казан укучылары  19 нчы тапкыр үткәрелгән  геометрия буенча  Шарыгин исемендәге олимпиадада җиңүчеләр булды.Интеллектуаль ярышларның  финалы 29 июльдән 1 августка кадәр Мәскәү өлкәсендә узды. Олимпиаданың йомгаклау этабында Россиядән һәм чит илләрдән -Беларусь, Болгария, Бөекбритания, Һиндстан, Казахстан һ. б. 100 дән артык укучы  катнашты. Казаннан 6 укучы олимпиадада җиңүче һәм призер булдылар.

Максим Большаков - 2 нче лицей-интернат укучысы,  Әмир Вәлиәхмәтов - 131 нче лицейның 10 нчы сыйныф укучысы, Алан Зарипов - 131 нче лицейның 9 нчы сыйныф укучысы, София Вәлиева - 122 нче гимназиянең 10 нчы сыйныф укучысы, Сергей Назыров - 2 нче лицей-интернатның 8 нче сыйныф укучысы. 2 нче лицей-интернатның 8 нче сыйныф укучысы Госман Иванов югары  әзерлек өчен мактау грамотасы белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International