Юл хәрәкәте иминлеге буенча Бөтенроссия педагогик фестивалендә катнашуга гаризалар кабул итү башланды.
Чара онлайн-форматта уздырыла. Фестивальдә Россиянең барлык төбәкләреннән педагоглар катнаша ала. Алар шәхси рәвештә дә, өч кешедән артмаган төркем составында да катнаша ала.
Федераль читтән торып уку этабы 29 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк, федераль финал этабы 2023 елның 2-31 октябрендә узачак.
Фестиваль дүрт номинация буенча уздырыла. Фестиваль кысаларында өч типтагы проектлар каралачак:гамәлгә ашырылган һәм төгәлләнгән, гамәлгә ашырылган һәм төгәлләнмәгән, гамәлгә ашыру өчен эшләнгән проектлар.
Сайтта 29 сентябрьгә кадәр теркәлергә мөмкин.
Юл хәрәкәте иминлеге буенча Бөтенроссия педагогик проектлар фестивален оештыручы - Россия Мәгариф министрлыгы, операторы - сәнгать иҗатын һәм гуманитар технологияләрне үстерү бөтенроссия үзәге.