Казанда мәктәпләрнең яңа уку елына әзерлеген бәялиләр. Вахитов районының 80 нче мәктәбендә ремонт сыйфатын Казгордумда "Бердәм Россия" фракциясе әгъзасы, "Метроэлектротранс" МУП директоры Айдар Абдулхаков бәяләде. Меңгә якын бала белем ала торган мәктәпне төзекләндерүгә 150 млн сум акча бүлеп бирелгән. Хәзер бинада эшчеләр электр чыбыкларын һәм идәннәрне алыштыралар, стеналарны җылыталар. Ремонт эшләре 75%ка үтәлгән.
Габделхаков сүзләренә караганда, яңа уку елы башланыр алдыннан мәктәпләрдә ремонт эшләрен контрольдә тоту һәм укучыларның куркынычсызлыгын бәяләү депутатлар эшенең өстенлекле юнәлешләренә керә. "Хәзер безнең контрольдә Вахитов районындагы 80 нче, 98 нче мәктәпләре. Беренче сентябрьдән балалар уңайлы шартларда укый башлаячак», - диде ул.
Подрядчылар Абдулхаков ремонт эшләренең сыйфатын, төзелеш технологияләрен һәм тапшыру срокларын үтәргә өндәде.
"Бердәм Россия" партиясе депутатлары партиянең халык программасы кысаларында төзелә һәм ремонтлана торган уртак объектларга даими чыгалар. Шулай ук, якын-тирәдәге юл инфраструктурасының куркынычсызлыгы таләпләренә ни дәрәҗәдә туры килүен дә тикшерәләр.