Казаннан 14 яшьлек Булат Нургалиев НТИ фонды оештырган «Архипелаг 2023» дроннар буенча ярышларда җиңү яулады. Ул - илдәге иң яшь БПЛА операторы һәм проект-белем интенсивында унике кубок һәм медаль алды. Булат Нургалиев трассаны башкалардан тизрәк очып үтте һәм өч импровизацияләнгән самолетны бәреп төшерде.
Аны шәхсән Новосибирск өлкәсе губернаторы Андрей Травников бүләкләде. Шулай ук, җиңүче белән РФ Премьер-министрының беренче урынбасары Андрей Белоусов та аралашты. Дроннар белән ул Казан элемтә техникумында шөгыльләнә. Аның сүзләренчә, ул пилот булырга хыялланган, ә дроннарны сынау белән өч ел элек кенә кызыксына башлаган. Булат барлык яшүсмерләр кебек үк башта интернетта күргән һәм аның теләгәнен әтисе хуплаганын әйтте. Булат үз куллары белән 20 дән артык дрон җыйган.