Әлмәттә яшь геологларның Бөтенроссия ачык кыр олимпиадасы узды

2023 елның 7 августы, дүшәмбе

2023 елның 27 июленнән 6 августына кадәр Татарстанда  Әлмәтнең “Кояшлы” балаларны савыктыру лагере базасында яшь геологларның XIV Бөтенроссия ачык кыр олимпиадасы узды.  Олимпиадада 40 команда (311 катнашучы һәм 80 җитәкче) катнашты, шулардан 35 команда Россия Федерациясе субъектларыннан һәм 5 команда БДБ илләреннән.

Олимпиадада Татарстан данын дүрт җыелма команда яклады. Ярышлар геологиянең төрле бүлекләре буенча яшь геологларның һөнәри белемнәрен һәм дәрәҗәсен бәяләү өчен үткәрелде.

Олимпиада нәтиҗәләре буенча “Ромашка” командасы беренче урынны яулады, “Геобарс” командасының икенче, ә “Зилант” командасының өченче урында. Иң куанычлысы - барлык медалистлар - Татарстан Республикасының гомуми белем бирү оешмалары укучылары.  Олимпиадада җиңүчеләрне һәм призерларны Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзалия Закирова сәламләде. Ул дипломантларны котлады һәм педагогларның лаеклы эшен билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International