Владимир Путин мәктәп укучыларын хезмәт тәрбиясе һәм көмеш медальләр кертү турындагы канунга кул куйды

2023 елның 7 августы, дүшәмбе

Россия Федерациясендә мәгариф турында» канунына укучыларның иҗтимагый файдалы хезмәттә мәҗбүри катнашуына һәм мәктәпне тәмамлаучыларга көмеш медальләрне кайтаруга кагылышлы үзгәрешләр кертелде. Документ шулай ук ОБЖ предметының яңа исемен билгели.

Укучыларның иҗтимагый файдалы хезмәттә катнашу ул  - мәктәп яны территориясендә агач яки чәчәкләр утырту, берәр чарага мәктәп мәйданчыгын яки сыйныфны  бизәү, театраль костюмнар булдыру, музейда яки китапханәдә ярдәм итү. Укучылар, яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, ата-аналар ризалыгыннан башка хезмәт эшчәнлеген алып барырга тиеш.

2023/24 уку елыннан мәктәпләргә "Укуда аерым уңышлар өчен" II дәрәҗә көмеш медальләр кайтарылачак. Аларны аттестатларында икедән дә артмаган  "яхшы" билгесе, ә калган барлык билгеләре  "бик яхшы"булган укучылар алачак.

Моннан тыш, төзәтмәләр нигезендә ОБЖ предметының исеме "Куркынычсызлык һәм Ватанны яклау нигезләре"итеп  үзгәрәчәк. Канун белән шулай ук "укучылар өчен профориентация" төшенчәсе кертелә, һөнәри юнәлеш буенча дәресләр балаларга булачак һөнәрне сайларга ярдәм итәргә тиеш.  Канун 2023 елның 1 сентябреннән үз көченә керә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International