Мәскәүдә 10 нчы һәм 11 нче сыйныфлар өчен яңа дәреслекләр тәкъдим иттеләр. Бу "Россия тарихы" һәм "Гомуми тарих". Барлык Россия мәктәпләре, шул исәптән Донбасс, Запорожье һәм Херсон өлкәләрендә аларны 1 сентябрьгә алачаклар.
Россия һәм дөнья тарихын укытучы синхрон укыта алачак, китаплар шулай төзелгән. Сүз уңаеннан, тарихчылар һәм методистлардан тыш, китапларны эшләүдә мәктәплрнең "ел укытучылары" да катнашкан. Дәреслекләргә хокук дәүләтнеке булганга, алар 20 процентка арзанрак, дип белдерде Кравцов. Укытучыларны яңа пособиеләргә җайлаштыру өчен, квалификация күтәрү курслары үткәрәчәкләр. "2025 ел ахырына кадәр барлык фәннәр буенча дәүләт дәреслекләре әзерләнәчәк", - дип өстәде мәгариф ведомствосы башлыгы.