Бердәм укыту программалары. 1-11 сыйныф укучылары өчен барлык мәктәпләрдә дә бар. "Россия Мәгариф министрлыгы Федераль төп белем бирү программаларына (ФООП) барлык уку предметлары буенча эш программаларын кертү турында боерыклар эшләде, шул исәптән туган тел, туган әдәбият һәм тирәнтен укытыла торган предметларны да кертеп", - дип аңлатты Мәгариф министрлыгы башлыгы Сергей Кравцов.
10 һәм 11 сыйныфлар өчен яңа тарих дәреслеге. Мәгариф министрлыгы тарих укытуның бердәм программасын эшләде, аның нигезендә 10 һәм 11 сыйныфлар өчен яңа дәреслекләр төзелде. Аларда ике курс синхронлаштырылган: «Россия тарихы» һәм «Гомуми тарих».
Мәгариф министрлыгы укуда уңышларга ирешкән укучылар өчен көмеш медальне кайтарырга карар кылды.
Профориентация буенча дәресләр. Атнага бер тапкыр бердәм модель - профориентация минимумы буенча узачак.
Хезмәт тәрбиясе. Дәүләт Думасы мәктәп укучыларының яшен һәм сәламәтлеген исәпкә алып , ата-аналар ризалыгыннан башка хезмәт тәрбиясе турындагы канунны кабул итте.