"Фәнни галәм" (научнаявселенная.рф) мультиформаттагы конкурс 14 яшьтән башлап мәктәп укучылары һәм студентларны катнашырга чакыра. Ярышларның генераль линиясе - илебезнең фәнни-технологик үсеш стратегиясе өстенлекләре. Яңа конкурс катнашучыларны заманча технологияләр өлкәсенә алып керүе белән дә кызыклы. Анда 7 юнәлеш: цифрлы технологияләр, яңа медицина, климат һәм экология, тормыш сыйфаты, киләчәк энергетикасы, киберкуркынычсызлык, кеше һәм пространство.
Галәм персонажлары славян фольклорыннан барлыкка килгән, ләкин аларга заманча интерпретация бирелгән. Һәр трекка шундый супергерой беркетелгән – виртуальдән остазга әверелә. Кощей, мәсәлән, алхимикка һәм табигать сынаучысына , Леший - климат һәм экология яклаучысына әверелгән. Василисага био- һәм нейрохакинг буйсындырылган була, Пересвет монахның киемнәрен супертехнологик костюмга алыштыра һәм көчле яктылык энергиясен бирә. Болардан тыш супергерой командасында Заря, Конёк һәм Яга да бар әле.