"Звездный " балалар лагеренда балалар-ата-аналар өчен икенче смена старт алды. Анда Татарстан Республикасынан гаиләләр катнаша.
Проект ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы инициативасы буенча төзелгән, 300 бала үз ата-анасы белән ял итәчәк.
Бу тәрбиягә алган һәм үз балалары, мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балалар, сәламәт һәм үзенчәлекле балалар тәрбияләнә торган гаиләләргә тулы канлы ял оештыру мөмкинлеге.
Лагерь сменасы кысаларында «Ата-ана каникуллары» ата-аналар компетенциясен күтәрү программасы тормышка ашырылачак. Балалар-ата-аналар сменасының максаты һәм бурычларын гамәлгә ашыру “Навстречу подвигам и приключениям” сюжет-рольләр уены формасында тормышка ашырыла. Сменада катнашучыларга пират утравына кызыклы һәм мавыктыргыч сәяхәткә китәчәкләр. Программаның төп идеясе - баланың һәм ата-ананың иҗади сәләтләрен ачу өчен мөмкинлекләр тудыру, спорт уеннарында, интеллектуаль һәм күңел ачу чараларында катнашу, семинарлар, консультацияләр һәм тренинг элементлары белән шөгыльләнү нәтиҗәсендә балаларның, яшүсмерләрнең һәм ата-аналарның мөмкинлекләрен тормышка ашыру өчен шартлар тудыру.