Казан Кремле ишегалдында Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институтының Татарстан тарихы кафедрасы доценты Чулпан Саматованың «Казан татар укытучылар мәктәбе: тарих битләре» лекциясе узачак.Чара 9 августта 19.00 сәгатьтә узачак. Керү ирекле.
Лекция «Фәнни мохит» циклының дәвамы , Казан федераль университеты һәм «Казан Кремле» Музей-тыюлыгының уртак проекты.
Чулпан Саматова татар укучылары, беренче дөньяви уку йортының тарихы, танылган мөгаллимнәре турында сөйли, әлеге мәктәпнең ачылу сәбәпләрен ачар, шулай ук тыңлаучыларның сорауларына җавап бирәчәк.
Әгәр һава торышы уңайлы булмаса, лекция эчтә, (2 нче номерлы лектория, 4 нче подъезд, 2 нче кат) бинасында узачак.