КФУның IT-лицей командасы Бөтенроссия яшь геологлар олимпиадасы җиңүчесе

2023 елның 8 августы, сишәмбе

Әлмәттә олимпиадада катнашу өчен 300гә якын укучы һәм аларның остазлары, барлыгы 32 команда җыелды, алар Россияне генә түгел, Казахстан, Беларуссия, Кыргызстан, Үзбәкстан данын  да яклыйлар.

"Ромашка" командасы җитәкчесе, КФУның геология һәм нефть-газ технологияләре институтының  4 нче курс студенты, "Палеоклиматология, палеоэкология, палеомагнетизм лабораториясе" фәнни-тикшеренү институтының лаборант-тикшеренүчесе Булат Газизуллин  үзенең 2021 елдан алып лицей командасының остазы булуын әйтте.

КФУның IT-лицее составына Софья Баландина, Анна Гаврилова, Анастасия Глинская, Вероника Домнина, Елизавета Куликова, Лилиана Рәхмәтуллина, Ләйсән Садритдинова һәм капитан Элина Латфуллина керә.

“Ромашка” командасы капитаны, КФУның 11 нче сыйныф укучысы Элина Латфуллина олимпиадада югары көндәшлекне билгеләп үтте:  анда бөтен Россиядән һәм якын чит илләрдән командалар катнашты. Аның сүзләренә караганда, олимпиадага әзерлек ике ел дәвам иткән. Бу вакыт эчендә лицей укучылары республика кыр олимпиадасында катнашканнар, КФУның ИГиНГТда дәресләргә йөрделәр һәм мөстәкыйль рәвештә күнегүләр ясадылар.

Шәхси зачетта җиңүчеләр махсус бүләк итеп,  Татарстан югары уку йортларында  үзләре сайланган һөнәр буенча  «Татнефть» компаниясеннән максатчан укытуга сертификатлар алдылар. 2025 елда яшь геологларның XV Бөтенроссия ачык кыр олимпиадасын Пермь крае кабул итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International