Шефлыкка алынган Лисичанскидан 274 укучы Чаллыдан ерак түгел Тукай районында урнашкан "Саулык" сәламәтләндерү һәм белем бирү комплексына ялга китте. Ялны оештыручылар укучылар өчен мәдәни-күңел ачу һәм сәламәтләндерү программасы вәгъдә итә, шулай ук психолог белән шөгыльләнү дә күздә тотыла.
Балаларны һәм яшүсмерләрне сәяхәткә Татарстан Республикасы вице-премьеры Евгений Варакин һәм азат ителгән территориядә эш визиты белән барган атказанган спорт мастеры Ольга Павлова озаттылар.
Гомумән алганда, июньнән августка кадәр Чаллы лагеренда Лисичанскидан 500 гә якын укучы ял итте. 218 бала һәм яшүсмер беренче ике сменада, ә 274 бала өченче сменага киттеләр.