Google Play да "Вордли" яңа татар кушымтасын күчереп алу мөмкинлеге булды. Бу дөньяда популяр уенның аналогы, аның асылы серле сүзне табудан гыйбарәт, бу очракта - татар телендә. Эшләүче Татарстанның Кайбыч районыннан 19 яшьлек программист Баязит Хәсәнов . Аның сүзләренә караганда, кушымта булдыруга аны бүген татар телендә уен һәм кушымталар бик аз булуы этәргән.
Хәзерге вакытта уенны 20 тапкыр йөкләгәннәр. Хәзер ул Android өчен генә эшли, әмма 1000 йөкләмә алганда iOS өчен дә чыгару планлаштырыла.
Кушымта һәм аны әзерләүче турында тулырак мәгълүмат - "Миллиард.Татар" дигән әңгәмәдә.