Россия хөкүмәте кайбер төбәкләрдә балалар ялы инфраструктурасын үстерүгә өстәмә рәвештә 1 млрд сум акча бүлеп бирәчәк. Исемлектә Татарстан да бар. Ел ахырына кадәр 30 төбәктә 100 гә якын яңа бина барлыкка киләчәк, анда көн саен 20 меңнән артык бала һәм яшүсмер ял итә алачак, дип билгеләп үтте РФ премьер-министры Михаил Мишустин. Акчалар Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча бүлеп бирелгән.
Татарстаннан тыш, дәүләттән Бурятия, Дагыстан, Төньяк Осетия, Кабарда-Балкар Республикалары, Ставрополь крае һәм башка төбәкләр дә финансланачак.
Исегезгә төшерәбез, быел Татарстанда балаларның җәйге ялын оештыруга 2 млрд сум акча бирелде. Барлыгы 168 мең бала сәламәтлеген ныгытачак.