Мәктәп формасына дәүләт стандарты 2024 ел ахырында кертеләчәк

2023 елның 8 августы, сишәмбе

“Россыйфат” мәгълүматлары буенча, хәзер  72% бала һәм ата-аналар мәктәп формасы турында сөйләшә. Форманың бердәм стильдә булуына  51% ы каршы,  ә 19% ы аны киеп йөрүдән катгый рәвештә баш тарта. Шул ук вакытта,  70% ы  мәктәп киеменә дәүләт станадарты  кертелүгә  уңай карый. 1992 елда гамәлдән чыккан  ГОСТ, 2024 елда яңадан кайтачак, ә әлегә аны раслау гавами фикер алышу этабы уза.

-Госстандарт мәктәп формасының гомуми төрен,  төсен , бердәм фасонын билгеләмәячәк, - дип белдерде Росстандарт җитәкчесе Антон Шалаев. ГОСТның максаты башка: беренчесе - без мәктәп формасын гадәти киемнәрдән  ничек аерырга? Икенче максат - иң мөһиме: ГОСТ стандартларына җавап бирсен өчен нинди материаллар файдаланылырга тиеш - һава үткәрә торган булсын , уңайлы, "катышек" эффектын бирмәсен һәм сәламәтлек өчен куркынычсыз булган тукымадан, әмма шул ук вакытта материаллар нык, буяуга чыдам һәм мәктәп урнашкан җирлектәге  һава торышына туры килә торган булсын. Менә шушы сыйфатларга туры килү стандартлары белән без хәзер шөгыльләнәбез дә. Шул ук вакытта экспертлар ата-аналар һәм СССР ГОСТын сайлау тәҗрибәсенә таяна: 90% мәктәп формасын сайлаганда аның ничек тегелгән һәм җепләрнең сыйфаты булуына карыйлар, 60%ы тукыманың  составына, 50% дизайнга игътибар итәләр. Критерийлар тулыланырга яки үзгәрергә мөмкин, ә ГОСТ 2024 елның икенче яртысына яки ахырына расланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International