14 августта Татарстан мәгариф хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе кысасында «Адымнар - белемгә һәм татулыкка юл» полилингваль комплексы базасында яшь педагогларны укытучы һөнәренә багышлау тантанасы узачак.
Бәйге педагог һәм остаз елы кысаларында, шулай ук Россия педагогикасына нигез салучы К.Д.Ушинскийның тууына 200 ел тулуга багышланган чаралар планын үтәү кысаларында уздырыла.
Чарада Россия Федерациясе Мәгариф министры Сергей Кравцовның да катнашуы көтелә.
Тантана укытучының социаль статусын һәм педагогик һөнәрнең абруен күтәрү, яшь һәм креатив педагогны һөнәри үстерү, аның яңа буынын тәрбияләүдәге роле максатында уздырыла.