2 августтан 8 августка кадәр “Лаеш мәктәп-интернаты” базасында “Без кайда булсак, шунда җиңү” хәрби-патриотик лагерь оештырылды. Лагерьда 10-15 яшьлек 150 бала, Татарстанның дәүләт һәм муниципаль гомуми белем бирү учреждениеләре кадетлаы һәм яшь армиячеләре ял итте.
Җиде көндә балалар бик күп файдалы нәрсәләр үзләштерделәр. Хәрби эш нигезләрен, спорт уеннары тактикасын өйрәнделәр, ТР Росгвардиясенең ОМОН чылары, махсус хәрби операциядә катнашучы "БАРС" 26 отряд вәкилләре, 118 нче янгын часте хезмәткәрләре белән очраштылар. Лагерьга “Россия Кызыл Хач” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге хезмәткәрләре килде. Балалар Лаеш техник-икътисадый техникумында экскурсиядә булдылар һәм ЯК-42Д һәм ЯК 42 очкычларын карадылар.