Конкурста сайлап алуда җиңүчеләр бер тапкыр бирелә торган 1 млн сум түләүне алачак, аннан салым түләнми һәм аны теләсә нинди максатта тотарга мөмкин.
Катнашучыларга таләпләр: югары яисә урта һөнәри белем һәм 55 яшькә кадәр булу.
Катнашу шарты - авыл мәктәбендә кимендә 5 ел эшләү.
Мәктәпләр һәм документлар исемлеге белән түбәндәге сайтта танышырга мөмкин: https://zemteacher.apkpro.ru/login
Сораулар буенча, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы:
тел. 8 (843) 294-95-33, Татарстан Республикасының мәгарифне үстерү институты: тел. 8 (843) 533-03-90 мөрәҗәгать итәргә була.