«Зәкят» фонды аз керемле гаиләләрдән 100гә якын балага мәктәпкә җыелырга ярдәм итәчәк

2023 елның 9 августы, чәршәмбе

“Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе кысаларында “Зәкят” хәйрия фонды акча җыюны ачты. Шуның нәтиҗәсендә 1 сентябрьгә кадәр күп балалы һәм аз керемле гаиләләрдән кимендә 100 татарстанлы канцелярия кирәк-яраклары һәм портфельләр алачак, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте

Комплект составына төрле канцтоварлар, хезмәт дәресләре һәм рәсем  өчен җыелмалар керә.

Исегезгә төшерәбез, Казанда хәйрия акциясе 1 августта старт алды. Бүләкләрне тапшыру шәһәрнең һәр районында 18-25 августта узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International