Казан югары уку йортларына чит ил кешеләреннән 25 меңнән артык гариза кергән

2023 елның 9 августы, чәршәмбе

Казанның өч югары уку йортына - КФУ, КНИТУ-КАИ һәм КДЭУга - чит ил кешеләреннән 25 меңнән артык гариза кергән. Аларның 23,5 мең е КФУга туры килә, дип хәбәр итә ТР башкаласы мэриясе.

 Башкарма комитетта билгеләп үтелгәнчә, Татарстанда белем алу  белән еш кына якын чит ил кешеләре кызыксына. Әмма башка илләрдән дә гаризалар күп килә. Мисал өчен, Казан федераль университетының кабул итү комиссиясенә Алжир, Кытай, Куба, Мексика, Греция, Төркия һәм башка илләрдән (гомумән алганда  65 ил), КНИТУ-КАИда - Колумбия, Нигерия, Согуд Гарәбстаныннан һәм башкалардан (гомумән алганда 20 илдән) абитуриентлар документлар тапшырганнар. КГЭУга чит ил гражданнарыннан 230 гариза кергән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International