Ата-аналар фикеренчә, Казан, мәктәп яшендәге балалар белән яшәү өчен барыннан да күбрәк туры килә торган алдынгы шәһәрләр өчлегенә керде. Татарстан башкаласы Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан соң рейтингның өченче урынында урнашты, дип яза РИА Новости тикшерү мәгълүматларына сылтама белән.
42% ата-аналар Мәскәүне иң яхшы шәһәр дип атаса, һәр өченче, ягъни 33% - Санкт-Петербург сайлаган . Казан өчен сораштырылучыларның 18%ы тавыш биргән.
Сораштыруда бөтен илдән 2,7 мең ата-ана катнашкан. Сораштырылганнар күбрәк шәһәр инфраструктурасына, фәнни потенциалга һәм гаилә белән күңел ачу урыннарына игътибар биргәннәр.