Уку елы башланыр алдыннан уза торган «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясенең төп максаты- белем алу һәркем өчен мөмкин булсын. «Экспертный клуб» мәйданчыгында шундый фикер белән «Иннополис» лицее укытучысы Арман Костанян уртаклашты.
"Мөмкинлек - иң мөһиме, белем алу мөмкинлеге тудыру һәм нинди гаиләдән булуына карамастан укучы бер парта артында утыра алсын, бертөрле ручкалар, карандашлар, дәреслекләре булсын һәм бертөрле дәрәҗәдә белем алсын", - ди Костанян.
Эксперт ассызыклаганча, Татарстан мондый инициативаларны хуплый. «Безгә һәр балага старт алу, аны шәхес буларак үстерү һәм формалаштыру өчен җитәрлек шартлар тудырырга кирәк», - диде педагог. «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика хәйрия акциясе Татарстанда 2007 елдан башлап, хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча республика советы, «Бердәм Россия» партиясе инициативасы һәм ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән уздырыла.