Бу инде мондый форматта узган өченче смена, ел башыннан Бөгелмә районында А.Д. Губин исемендәге Яшьләр сәламәтләндерү үзәгендә ике инклюзив смена узды.
Быел өч лагерь базасында 8 смена узачак - Бөгелмә районындагы Губин исемендәге яшьләр сәламәтләндерү үзәгендә, Казанда «Восток» һәм Яшел Үзән районының «Мирас-Наследие» лагерьларында.
Балалар өчен уеннар, иҗади остаханәләрдә эшләү, адаптив физик культура дәресләре белән махсус программалар эшләнгән. Быел лагерь өчен махсус җиһазлар: коры бассейн, ком белән рәсем ясау өстәле һәм башкалар сатып алынды.